“Хөрмәтле Елена Сергеевна» спектакленең премьерасы узды.
18 гыйнварда күренекле совет драматургы Людмила Разумовскаяның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Хөрмәтле Елена Сергеевна” спектакленең премьерасы булды.
Пьеса чыгарылыш сыйныф укучыларының бөтенләй ярамаган юллар аша экзамен эшләрен төзәтергә омтылышлары хакында. Максатларын чынга ашырыр өчен яшьләр хәтта җинаятькә барып җитә яза.
Ни өчен яшүсмерләр арасында кырыс табигатьле, кансызлары очрый? Ничек җәмгыятькә лаеклы, чын кешеләр тәрбияләргә? Ничек катлаулы тормыш юлында кешелеклелек сыйфатларын саклап калырга?
Спектакль тәүге тамашачыларны шундый уйларга салды. Кешелек дөньясында булган кансызлык, каты бәгырьлелек җаннарны әрнетте.
Сәхнә әсәренең режиссеры һәм музыкаль яктан бизәүчесе—Редик Ганиев, куючы рәссам-Рима Госманова.
Укучыларны чын кешеләр итеп тәрбияләргә омтылган Елена Сергеевна образын талантлы актриса Динара Вахитова башкарды. Чыгарылыш сыйныф укучылары рольләрен Рөстәм Шәйхумов, Фирдүс Гәрәев, Алсу Сәйфуллина, Илсур Миңнегалин иҗат иткән. Шулай ук спектакльдә театр артистлары--Башкортстанның атказанган артисты Данил Нурыйханов, Әлфия Гайсарова, Алсу Вәлиева, Динара Гыймадиева уйный.
Театр репертуарына тирән мәгьнәле сәхнә әсәре өстәлде. Спектакль чыгаруда катнашкан барлык иҗатчыларны һәм хезмәткәрләрне ихлас котлыйбыз.
Премьера спектакля «Дорогая Елена Сергеевна» прошла с огромным успехом.
Почему воспитание не всегда дает нужные плоды? Как воспитать достойного человека для общества? Откуда берется бессердечность?
18 января состоялась премьера спектакля «Дорогая Елена Сергеевна» по одноименной пьесе Людмилы Разумовской.
Спектакль, повествующий о трудных подростках, обладающих тяжелым жестоким характером натолкнул на глубокие размышления. Новая постановка напомнила о том, как иногда человек сам того не до конца осознавая может перешагнуть через моральную грань, опуститься до нижайшего уровня и потерять человеческий облик.
По сюжету пьесы, четверо ребят, после неудачной сдачи экзамена, решаются навестить учителя, под предлогом поздравить ее с Днем рождения. Но на самом деле, главная их цель—любым путем добыть у нее ключ от сейфа, в котором хранятся экзаменационные работы.
Психологически напряженный спектакль о противостоянии интеллигентной и неподкупной учительницы и бездушных учеников с первых же минут захватил внимание зрителей.
Поздравляем творческую команду с премьерой!